Җәмгыять
30 Мая 2022, 04:56

Эш эзләмисезме?

Уфада 2 июньдә вакансия ярминкәсе оештырыла. Сәүдә, җәмәгать туклануы өлкәсе белгечләрен чакыралар. 

Эш эзләмисезме?Эш эзләмисезме?
Эш эзләмисезме?

Уфада 2 июньдә вакансия ярминкәсе оештырыла. Күпләп һәм ваклап сату, җәмәгать туклануы һәм ресторан бизнесы белгечләре өчен вакансияләр булачак.

Бу хакта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә. Ярминкәгә килүчеләргә мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең бөтен спектрын тәкъдим итәчәкләр. Компьютер диагностикасы, юнәлеш бирү, һөнәри белем бирү һәм хокук мәсьәләләре буенча консультацияләр булачак.

Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.

Вакансия ярминкәсен үткәрү урыны һәм вакыты: Ибраһимов бульвары, 47/1, 10нан 12 сәгатькә кадәр.

Шулай ук барлык актуаль вакансияләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең бушлай интернет-ресурсларында урнаштырылган: 

https://rabota.bashkortostan.ru/https://trudvsem.ru/ Чыганак: Башинформ.

Эш эзләмисезме?
Эш эзләмисезме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас