Җәмгыять
30 Мая 2022, 09:33

Башкортстанда яңа түләүләрне 63 мең бала алды

Русия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча кертелгән яңа түләүне Башкортстанда яшәүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 63 мең баланың ата-аналары алды.

Башкортстанда яңа түләүләрне 63 мең бала алдыБашкортстанда яңа түләүләрне 63 мең бала алды
Башкортстанда яңа түләүләрне 63 мең бала алды

Балалар үсә торган кырык мең гаиләгә 1 миллиард 15 миллион сум акча үз вакытында күчерелгән. Түләүләр пособие билгеләү турында Карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә бүлек тарафыннан билгеләнә.

Бирелгән һәм каралган гаризалар саны буенча Башкортстан Республикасы Русиядә иң алдынгылар арасында тора.

Расланган Кагыйдәләр буенча түләү өчен гаризалар 10 эш көне эчендә карала. Аерым очракларда максималь вакыт 30 эш көне тәшкил итәчәк. Кабул ителгән карар турында хәбәрнамә бер эш көне дәвамында гариза бирүченең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Пособиегә хокук билгеләгәндә аңа ихтыяҗ комплекслы бәяләнелә. Карар тиешле ведомстволардан керемнәр, торак, транспорт, гаилә составы буенча ведомствоара запросларга җаваплар кергәннән соң кабул ителә. Пособие гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә (Башкортостан Республикасында – 11009 сум) яшәү минимумыннан кимрәк булса, ә милек билгеләнгән таләпләрдән артмаса һәм ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавының нигезле сәбәбе булса билгеләнә. Яңа түләү күләме дә ата-аналар кеременә бәйле, ул 50% (5339,50 сум), 75% (8009,25 сум) яки 100% (10679 сум) тәшкил итәргә мөмкин.

Түләү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм МФЦ клиентлары хезмәтләрендә бирергә мөмкин.

Фото: doloipryshi.ru

Башкортстанда яңа түләүләрне 63 мең бала алды
Башкортстанда яңа түләүләрне 63 мең бала алды
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас