Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2022, 15:41

Украиннар камалышта

Русия хәрбиләре Украинада тактиканы үзгәртә.

Украиннар камалышта
Украиннар камалышта

Русия хәрбиләре Украинада тактиканы үзгәртә. Алар барлык украин хәрби көчләрен камау урынына аерым урыннарны гына уратып ала.
Хәзерге вакытта шундый биш камалыш барлыкка килде. Северодонецкида 2000гә якын кеше, Лисичскида 100 000гә кадәр булган группировка, Авдеевкада һәм Васильевкада – 4000 украин, Горскида – 3000, Светлодарда 2000 хәрби камалышка алынган.

Аналитиклар билгеләп үткәнчә, Украина хәрбиләренең әхлак-психологик хәле кискен кимегән, күпләр сугыштан баш тарта.
Шул һәм башка сәбәпләрдән дүрт көн эчендә “Азовсталь” заводы территориясендә яшеренгән 1800 боевик бирелгән иде. Шундый хәрби әсирләрнең берсе – Анатолий Гендыч фикеренчә, хәзер Русия белән Украина арасында барган хәлләр дөрес түгел. Аның фикеренчә, русиялеләр һәм украиннар бер-берсе белән түгел, ә уртак дошманга – АКШка каршы сугышырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск республикалары җитәкчеләренең мөрәҗәгатенә җавап итеп махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Украина территорияләрен оккупацияләүне планлаштырмый, әмма халыкларның үзбилгеләнү хокукы өчен чыгыш ясый.

 


Фото: ourdonbass.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: