Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 Май 2022, 21:51

Уфада 612 призывникны эзлиләр

Уфа мэриясендә язгы чакырылыш кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләрен ясадылар. Аңа караганда, Уфада 612 чакырылыш яшендәге кеше эзләнә.

Уфада 612 призывникны эзлиләр
Уфада 612 призывникны эзлиләр

Уфа мэриясендә язгы чакырылыш кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләрен ясадылар. Аңа караганда, Уфада 612 чакырылыш яшендәге кеше эзләнә.

 


Бу хакта 18 майда башкала хакимиятендә, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру буенча ведомствоара эшче төркем киңәшмәсенә сылтама белән хәбәр иттеләр. Бирелгән мәгълүматлар буенча, Уфада чакырылыш планы 22% ка үтәлгән. 742 кеше медицина тикшеренүенә җибәрелгән, аларның 286сы тулысынча тикшерүне узмаган.

Барлыгы 18 яшьтән алып 27 яшькәчә 30 275 граждан хәрби исәптә тора. Бу язда 6183 кеше хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Уфада 612 призывникка чакырылып та комиссариатка килмәве сәбәпле, эзләү игълан ителгән.

 


Фото: ufa.aif.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: