Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 Май 2022, 22:20

Хәрби мобилизация кайсы очракта була?

Русиядә мобилизация булган очракта беренче чиратта кемнәрне алачаклар?

Хәрби мобилизация  кайсы очракта була?
Хәрби мобилизация кайсы очракта була?

Инде ике айдан артык Украина территориясендә хәрби операция бара. Нәкъ менә шул уңайдан халыкта хәрби өлкәгә кызыксыну артты. Шуларның берсе – хәрби мобилизация.

Мобилизация илдә бары тик Русия Президенты Владимир Путин Указы белән генә булырга мөмкин. Аның өчен илгә бәреп керсәләр, яки сугыш игълан ителү шарт булып тора. Бу хакта ura.news хәбәр итә. Әлеге чыганакка хәрби экспертлар аңлатканча, беренче чиратта мобилизациягә 30 яшькә кадәрге ир-атлар эләгә. Аннан соң икенче һәм өченче “дулкын” килә, анда гражданнарны 30дан 45 яшькә кадәр, аннары 45тән 50гә кадәр чакыралар. Дүртенче чират 60 яшькә кадәрге ир-атларга кагыла.

Исегезгә төшерәбез, Җиңү көнендәге бәйрәм чарасы узган төп мәйдан – Уфа мэриясе каршындагы Урыс драма театры бинасы янында контракт хезмәтенә ихтыярыйларны яздыру өчен махсус палатка куелган иде.

 


Фото: news1.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: