Әлеге гаризалар май аеның башында ук тапшырылган, чөнки гаризаларны карау өчен 10 эш көне кирәк. Бәйрәм көннәре аркасында 1 майда тапшырылган гаризалар 19 июньгә тикшерелеп бетәргә тиеш. Дөрес, аерым очракларда документларны карау 30 эш көненә кадәр сузылырга мөмкин.
Башкортстанда яшәүчеләргә дәүләт ярдәмен алу өчен гаиләдә җан башына керем 11009 сумнан артмаска тиеш. Ярдәм күләме баланың төбәк яшәү минимумының 50, 75, яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин.
50 процентлык түләү – ул пособиенең база күләме. Башкортстанда ул 5339 сум 50 тиен тәшкил итә.
75 процентлык түләү, ягъни 8009 сум 25 тиен, 50 процентлык түләүне алгач та, гаилә әгъзаларының җан башына кереме яшәү минимумына җитмәгән очракта бирелә.
Әгәр бу түләүне алгач та, җан башына керемегез яшәү минимумына җитми икән, дәүләт балага 100 процентлык түләү, ягъни 10679 сум түләү билгели.
Гариза буенча уңай карар кабул ителгән очракта, акча сезнең исәпкә 5 эш көне эчендә күчәчәк. Юк икән, 1 көн эчендә моның сәбәбләрен аңлатып, сезнең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битегезгә хат килергә тиеш.
Пособие, гариза кайсы айда бирелүгә карамастан, 1 апрельдән исәпләнә. Май аенда түләү сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләргә ул ике ай өчен исәпләнәчәк. Әгәр ата-аналар сентябрь аенда гариза тапшырса, акча ярты ел эчендә – апрель, май, июнь, июль, август һәм сентябрь айлары өчен килеп җитәчәк.
Фото: yur-gazeta.ru