Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2022, 14:05

“Азовсталь”дәге украин сугышчылары әсирлеккә төшкән

“Азовсталь” металлургия комбинаты территориясеннән 300гә якын украин сугышчылары чыккан.

“Азовсталь”дәге украин сугышчылары әсирлеккә төшкән
“Азовсталь”дәге украин сугышчылары әсирлеккә төшкән

Русия армиясе һәм Донецк халык республикасы (ДНР) көчләре белән блокланган Мариупольдәге “Азовсталь” металлургия комбинаты территориясеннән 300гә якын украин сугышчылары чыккан һәм әсирлеккә төшкән. Бу хакта telegramда RT хәрби корреспонденты Максим Тоури хәбәр итә. Аның мәгълүматларына караганда, аларның 50се яраланган, әсирләрне автобусларда Яңа Азов үзәк район хастаханәсенә салганнар.

Русиянең оборона министры Сергей Шойгу 4 май Мариупольне Русия контроленә алу һәм “Азовсталь” комбинатын блоклау турында белдергән иде.

Исегезгә төшерәбез, 24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск республикалары җитәкчеләренең мөрәҗәгатенә җавап итеп махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Украина территорияләрен оккупацияләүне планлаштырмый, әмма халыкларның үзбилгеләнү хокукы өчен чыгыш ясый.

 


Фото: molva33.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: