Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2022, 22:10

“Москвич” машиналары кире кайтачак!

“Москвич” автомобиль заводында башта эчке янулы двигательле автомобильләр, ә киләчәктә электромобильләр чыгару планлаштырыла.

“Москвич” машиналары кире кайтачак!
“Москвич” машиналары кире кайтачак!

Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада урнашкан “Рено Россия” заводы шәһәр балансына күчәчәген хәбәр итте. Анда “Москвич” бренды астында автомобильләр җитештереләчәк.

– Мин заводны шәһәр балансына алырга һәм “Москвич” бренды астында җиңел автомобильләр җитештерүне яңартырга карар кылдым, – дип хәбәр итте Сергей Собянин үз блогында.

Шәһәр мэры хәбәр иткәнчә, заводның төп технологик партнеры КамАЗ булачак.

– КамАЗ һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергә без Русиядә автокомпонентлар җитештерүен локальләштерү өстендә эшлибез, – дип өстәде шәһәр башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, Мәскәүнең яңадан торгызылган “Москвич” автомобиль заводында башта эчке янулы двигательле автомобильләр, ә киләчәктә электромобильләр дә чыгару планлаштырыла.

“Москвич” 1930 елдан 2010 елга кадәр эшләде, 2010 елда банкротлыкка чыкты. 1998 елдан предприятие “Рено Россия” контроленә күчте һәм француз автомобильләре җитештерде. Санкцияләр башлангач, французлар заводны ябу карары чыгарды.

Русия автомобиль берлеге вице-президенты Ян Хайцеэр мондый модельләрне җитештерүне яңарту мөмкин түгел, чөнки алар хәвефсезлек һәм экологиянең бернинди нормаларына да җавап бирми дип исәпли.

 


Фото: carsweek.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: