Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2022, 11:00

Башкортстаннан – 89 мең гариза!

Аз керемле гаиләләрдә үсүче 8 – 17 яшьлек балаларның ата-аналарыннан Русия Президенты В.В. Путин Указы буенча матди ярдәм сорап 89 меңнән артык гариза кабул ителгән.

Башкортстаннан – 89 мең гариза!
Башкортстаннан – 89 мең гариза!

1 майда Русия Пенсия фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче аз тәэмин ителгән гаиләләрдән пособиеләр алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Май бәйрәмнәрендә Башкортстан Республикасында яшәүче 122 016 балага түләү өчен 89 490 гариза кабул ителгән.

Гаризаларның күпчелеге (88 027) Пенсия фондына дистанцион рәвештә “Госуслуги” порталы аша җибәрелгән. Тагын 1564 гариза Күпфункцияле үзәк офисларында һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә тапшырылган, анда гражданнарны бәйрәм һәм ял көннәрендә дә кабул итү оештырылган. Шул ук вакытта кайнар линия телефоннары буенча Башкортстанда ата-аналарга10656 консультация күрсәтелде.

Бирелгән гаризаларны карау вакыты –10 эш көне. Әгәр гаризагызны 1 майда тапшырган булсагыз, аның нәтиҗәсе 19 майда билгеле булачак. Әгәр мәгълүматларны җыю өчен күбрәк вакыт таләп ителсә, аларны карау вакыты озайтылырга мөмкин. Гариза статусы турында хәбәрнамәләр дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка килә.

Пособие, гариза кайсы айда бирелүгә карамастан, 1 апрельдән исәпләнә. Май аенда түләү сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләргә ул ике ай өчен исәпләнәчәк. Әгәр ата-аналар сентябрь аенда гариза тапшырса, акча ярты ел эчендә – апрель, май, июнь, июль, август һәм сентябрь айлары өчен килеп җитәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособие аз керемле гаиләләргә исәпләнгән. Түләүләр җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә бирелә.

Яңа түләүләр турында тулырак мәгълүмат белән махсус бүлектә танышырга мөмкин. https://pfr.gov.ru/grazhdanam/8_to_17_years.

Фото: https://sport24.ru/news/lifestyle/2022-05-11

Башкортстаннан – 89 мең гариза!
Башкортстаннан – 89 мең гариза!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: