Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2022, 11:59

Коронавирусның яңа төре килде!

COVID-19ның яңа дулкыны кайчан башланачак?

Коронавирусның яңа төре килде!
Коронавирусның яңа төре килде!

Русия тирәсендә бер өрәк йөри – ул  стелс-омикрон өрәге. COVID-19ның бу яңа дулкыны кайчан башланачак? Белгечләр фикеренчә, төбәккә бу авыру бик тиз арада килеп җитәргә мөмкин. Русиянең cәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавирус пандемиясенең бу алтынчы дулкыны илдә июнь аенда ук башланырга мөмкин дип белдерде. Министр фикеренчә, авыру  таралуына гражданнарның күмәк иммунитеты дәрәҗәсе кимүе сәбәпче булырга мөмкин, чөнки ул узган атнада 45,2%тан  43,7%ка кадәр кимегән.

Уфа табибы Глеб Глебов фикеренчә,  коронавирусның яңа  штаммы  республика территориясенә килеп җиткән. Июнь урталарында ул ныклап тарала башларга мөмкин.

Глебов сүзләренчә, яңа штамм билгеләре алдагысына охшаш. Пациентларның тәм һәм ис сизүе бик сирәк юкка чыга, әмма  ютәл һәм кан куеру күзәтелә.

 

Фото: Ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: