“Башспирт”ның “Тантана” дип аталган челтәрендәге фирма кибетләре артачак. Бүген Башкортстанда 200 фирма кибете булса, тиздән сәүдә нокталары саны 1000гә кадәр җитәчәк. “Тантана” төбәктә алкогольнең иң эре сәүдә челтәре булачак. Анда спиртлы эчемлекләрдән тыш, җирле җитештерүчеләрнең продуктларын да сатып алырга мөмкин. Ягъни эчемлеге дә, кабымлыгы да бергә булачак. Милли, мөселманнар күпләп яшәгән республикада “Тантана” тантана итәчәк.
– Челтәрнең актив үсешенә яңа перспективалы проектларны эшләтеп җибәрү зур йогынты ясый. Шул исәптән “Башпотребсоюз”, “Алексеевск” АПК һәм Башкортстанның фермер хуҗалыклары белән хезмәттәшлек, – дип белдерде “Башспирт” Сәүдә йорты директоры Александр Компанченко.
Фото: Ufa.kp.ru