+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май , 22:43

Биш кешенең гомере өзелгән

Renault Sandero автомобиле бәрелешкәндә кюветка төшеп яна башлаган.

Биш кешенең гомере өзелгән
Биш кешенең гомере өзелгән

Башкортстанның Мишкә районында 10 май иртәсендә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Республиканың Юл хәвефсезлеге хезмәтенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Уфа-Яңавыл юлының 133 чакрымында Renault Sandero һәм Skoda Romster машиналары бәрелешкән. Һәлакәттә биш кеше – Renault Sandero машинасындагы ике, Skoda да өч кеше һәлак булган. Машинада балалар булмаган. Renault Sandero автомобиле бәрелешкәндә кюветка төшеп яна башлаган. Янгынны урынга килгән янгын сүндерүчеләр сүндергән. Бу хәл турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

Юлларыгыз хәвефсез булсын!

 


Фото: ГИБДД

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас в