Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 Май 2022, 20:10

Русиядә – Җиңү бәйрәме!

Уфада Җиңү көне хәрби йөреш һәм “Үлемсез полк” белән билгеләнде.

Русиядә – Җиңү бәйрәме!
Русиядә – Җиңү бәйрәме!

Уфада Җиңү көне бәйрәме уңаеннан хәрби йөреш узды, анда 1558 кеше катнашты. Алар арасында Уфа гарнизоны хәрбиләре, росгвардия, хәрби чараларда катнашкан ветераннар,  кадетлар, курсантлар, юнармеецлар, шулай ук коткару хезмәте, федераль салым хезмәте кебек  федераль башкарма хакимият хезмәткәрләре төркемнәре дә катнашты. Хәрби йөреш очкычлар һәм вертолетлар чыгышы белән тәмамланды.

Җиңү көне бәйрәме “Үлемсез полк” йөреше белән дәвам итте. Анда Уфада – 150, республикада 450 меңнән артык кеше катнашты.

“Үлемсез полк”та Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул төзелеш-телеграф хезмәтендә булган бабасы Барый Хәбиров портретын тотып барды.

Ә Русия Президенты Владимир Путин бүген Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган “Үлемсез полк” йөрешендә катнашты. Ул атасы Путин Владимир Спиридоновичның портретын күтәреп барды.

Мәскәүдә быел “Үлемсез полк” йөрешендә миллионнан артык кеше катнашты.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: