Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2022, 14:19

Украинада кулга алынган инглизләр мәрхәмәт өмет итә

Англия премьеры Борис Джонсон Русияне Британиянең әсирләре Шон Пиннер һәм Эйден Эслин белән “мәрхәмәтле булырга” чакырган.

Украинада кулга алынган инглизләр мәрхәмәт өмет итә
Украинада кулга алынган инглизләр мәрхәмәт өмет итә

Англия премьеры Борис Джонсон Русияне Британиянең әсирләре Шон Пиннер һәм Эйден Эслин белән “мәрхәмәтле булырга” чакырган. “Без тоткыннарга мәрхәмәт белән карарга чакырабыз”, – дип белдергән Джонсон, җәмгыять палатасы депутатлары алдында чыгыш ясаганда. Әлеге инглизләр Донбасста әсирлеккә алынучы украин хәрбиләре белән булган.

Шул ук вакытта премьер-министр Пиннер белән Эслинны алмаштыру мөмкинлеге турында сүз кузгатмаган.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Русия 24 февральдә Украинаның денацификациясе һәм демилитаризациясе буенча хәрби операция башлаган иде. Русия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, аның максаты – “сигез ел дәвамында Киев режимы ягыннан мыскыллау, геноцидка дучар ителгән кешеләрне яклау” булып тора.

 

Фото: karaulovlife.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: