Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 Май 2022, 22:53

Сөяркә улыннан кыйммәт

Кырын эш 40 елдан соң да беленә.

Сөяркә улыннан кыйммәт
Сөяркә улыннан кыйммәт

Шушы көннәрдә Башкортстанда бала үтерү буенча 20 ел элек булган хәл ачыкланды. Сибайда яшәүче Гөлнара А. өйдәше үтенече буенча үзенең 11 яшьлек улын урманга алып китә, анда аны билбавы белән буып үтерә һәм мәетен күмеп куя. Шуннан соң ул хәсрәтләнеп үтерелгән улын эзләгән булып кылана. Хәтта “Жди меня” дип аталган телетапшыруда да катнашып, анда, күз яшьләрен түгеп, яраткан улын эзләве һәм аның, һичшиксез, исән булачагына ышануын белдерә.

Исегезгә төшерәбез, бу шау-шу куптарган вакыйга Сибайда 2001 елның июлендә булган иде. Бала велосипедта әбисе янына кунакка китә һәм аннан кайтанда юкка чыга. Аның җәсәден 16 елдан соң урманда гөмбәчеләр таба. Экспертиза сөякләрнең югалган укучыныкы булуын ачыклый.

 


Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: