Башкортстан Республикасында яшәүчеләргә социаль ярдәм чараларын түләүне үз вакытында башкару өчен һәм кредит оешмалары аша социаль ярдәм чараларын түләүнең бердәм датасы 3 майга – бәйрәм көненә туры килүен исәпкә алып, социаль түләүләрне һәм балалар пособиеләрен алдан ук – 29 апрельдә түләнде.
Шулай ук 2 май түләнелергә тиешле акчалар ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр вакытыннан алда, 29 апрельдә үк, халыкка күчерелде.
Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, бу максатларга барысы 590 миллион сум юнәлтелгән. Хәзер исә пособиеләрне почта бүлекчәләре аша илтеп җиткерү билгеләнгән график буенча башкарылачак. Бу эш Русия Президентының махсус карары буенча башкарыла.
Фото: viralife.ru