Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май 2022, 12:27

Уфада массажистканы урлаганнар

Моңа массажистканың оста булуы сәбәпле, аны үзләрендә файдалану сәбәпче түгел.

Уфада  массажистканы урлаганнар
Уфада массажистканы урлаганнар

Уфада ике егет массажистканы  кыйнаган һәм урлап алып киткән. Бу җинаятьнең нечкәлекләре турында Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлардан күренгәнчә, ике егет массажга барырга булган. Алар тиешле белдерү тапкан, белгеч белән очрашу турында килешкәннәр һәм билгеләнгән урында фатирга юнәлгәннәр.

Апартаментларга кереп, ирләр шунда ук 48 яшьлек массажистканы кыйный һәм акча таләп итә башлый. Фатирда акча табылмаган һәм у җинаятьчеләр хатын-кызны урамга алып чыгып, үзләре белән таксига утырткан.

Юлда бер ир сыра эчәргә тели һәм таксины туктата. Массажистка бу моменттан файдаланып, машинадан чыгып кача. Ул узып баручыга мөрәҗәгать итә, ә анысы элек эчке эшләр органнарында эшләгән кеше булып чыга. Ул эшнең нидә икәнен тиз аңлап,  шунда ук полициягә шалтырата. Җинаятьчеләрнең берсе 19 яшьлек студент һәм аның 34 яшьлек иптәше булып чыга. Бу хәл буенча көч кулланып кылынган талау өчен  җинаять эше кузгатылган. Ике егет тә кулга алынган, әмма тикшерү, хокук сакчылары белдергәнчә, әле дә дәвам итә.

 

Фото: pushkinska.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: