Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2022, 14:20

Татар бүлегенең зур бәйрәме

Уфада Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының оешуына – 55, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оешуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар булып узды.

Татар бүлегенең зур бәйрәме
Татар бүлегенең зур бәйрәме

Чаралар 28 апрель “Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның көнүзәк мәсьәләләре” дип аталган фәнни-гамәли конференция белән ачылды. Аның пленар өлеше котлаулар һәм чыгышлар белән үрелеп барды. Төркиянең Измир шәһәрендәге Егей университеты профессоры Мостафа Өнәр, Казахстанның Актүбә университетының казах филологиясе кафедрасы галимнәренең видеокотлаулары күрсәтелде. Башкорт педагогия университетының чит телләр кафедралары җитәкчеләре француз, инглиз, алман, болгар телләрендә котладылар.

Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов чыгышында бүлекнең оешуы, аннан чыккан кешеләр турында сәйләде. Алар арасында язучы Марат Кәбировны, дистәгә якын фән кандидатын, Америка татар яшьләре хәрәкәте җитәкчесе Илмир Әхмәтҗанов һәм башкаларның исемен атады.

Пленар өлештә Казаннан да бер төркем кунаклар катнашты. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм мәдәният институты җитәкчесе Ким Миңнуллин ике яклы багланышлар турында сөйләде.

Татарстанның халык шагыйре, чыгышы белән Башкортстанның Кушнаренко районыннан булган Рәдиф Гаташ чыгышында Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын заманында Уфада эшләгән “Галия” мәдрәсәсе белән чагыштырды. Мәдрәсәнең дә, университетның да төрки филологиягә, әдәбиятка зур әһелләр бирүен әйтте.

Пленар өлештә Ким Миңнуллин һәм Рәдиф Гаташка Башкорт дәүләт педагогия университетының шәрәфле профессорлары дигән исемнәр бирелде.

Пленар утырыштан соң татар бүлеген төрле елларда тәмамлаучылар фестивале узды.

Чараның өченче өлешендә мәдәни программа тәкъдим ителде. Анда студентлар һәм җыр-биюгә осталыклары булган әлеге уку йортын тәмамлаган укытучылар катнашты.

Татар бүлегенең юбилей чаралары 29 апрель Бөтенрусия конференциясенең секцияләрдәге эше белән дәвам итте.

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: