Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2022, 08:53

Күченеп килүчеләргә шартлар тудырылган

Башкортстан Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күченеп килүчеләрне кабул итте.

Күченеп килүчеләргә шартлар тудырылган
Күченеп килүчеләргә шартлар тудырылган

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның "Элемтәче (Связист)"  профилакторийларында булды, анда Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан 209 күченеп килергә мәҗбүр кешене урнаштырганнар.  306 кешелек чираттагы төркем Уфага 27 апрельдә килгән иде. Алар арасында 69 бала, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук өлкән яшьтәгеләр. Аларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, табиблар, психологлар, социаль хезмәт хезмәткәрләре һәм волонтерлар каршы алды. Үткәрелгән медосмотр нәтиҗәләре буенча күченүчеләрнең 23е медицина ярдәме күрсәтү өчен хастаханәгә озатылган, килүчеләрнең барысына да һәркайсының сәламәтлегенә комплекслы анализ ясыйлар. Радий Хәбиров күчеп килүчеләрнең яшәү шартлары белән танышты һәм алар белән аралашты.

Радий Хәбиров  Мәгариф һәм фән министрлыгына килгән укучыларны укыту мәсьәләсен хәл итәргә, ә транспорт министрлыгына  транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итәргә кушты, бу исә күченүчеләр шәһәрдә кирәкле объектларда була алсын һәм Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашсын өчен эшләнә. Моннан тыш, килгән барлык гражданнарга кирәкле документларны булдыруда һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итәчәкләр, 10 мең сум күләмендә бер тапкыр пособие түләнәчәк, башка көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәчәкләр. Тулаем алганда, республика Донбасс һәм Украинадан 2419 күчеп килүчене кабул итәргә әзер.

Чыганак: Башинформ.

Күченеп килүчеләргә шартлар тудырылган
Күченеп килүчеләргә шартлар тудырылган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: