26 апрель Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Тукай моңнары” дип аталган бәйге-фестиваль һәм Тукай бәйрәме узды. Бәйгедә чарада катнашкан 1500 кешедән финалга үткән 90га якын укучы көч сынады. Быел катнашучыларның географиясе дә зур булды – бәйгедә 9 шәһәр һәм 49 районнан килгән укучылар ярышты. Төштән соң бәйрәм театр каршындагы Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Ул һәйкәлгә чәчәкләр салу белән ачылды. Аннан соң Уфа “Нур” татар һәм Туймазы татар дәүләт театрлары артистлары катнашлыгында “Язлар белән кайта Тукай” дип аталган тамаша узды. Ул шагыйрьләрнең чыгышы белән үрелеп барды. Аннан соң бәйрәм театр бинасына күчте. Анда “Тукай моңнары” бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Быел Тукай шигырьләрен татарча укучылар арасында беренче урынны Илеш, Чакмагыш, Бүздәк, Туймазы һәм Стәрлебаш районы укучылары яулады.
“Тукай моңнары” быел унынчы тапкыр оештырылды. Анда башка елларда түбән сыйныфтан алып югары сыйныфларга кадәр мәктәп укучылары катнашса, быел көллият һәм югары уку йорты студентлары да алышты. Бәйге беренче тапкыр республика Башлыгы грантына оештырылды. Быел Габдулла Тукай шигырьләре 14 телдә яңгырады. Быел беренче тапкыр таҗик, француз, кытай телендә дә Тукай шигырен сөйләделәр.
Бәйрәмне йомгаклау чарасы “Нур” театры артистлары чыгышы белән үрелеп барды.
Мөнир ВАФИН фотолары.