

"Иҗат -- бәхет таңына бару,
Мәңгелеккә юл яру"...
Шундый чагу исем астында якташыбыз, шагыйрә, Авыргазы районының "Зәңгәр чишмә" әдәби берләшмәсе әгъзасы Зөлфия Фәнис кызы Газиеваның иҗат кичәсе үтте. Аны Әпсәләм авылы китапханәчесе Гөлдәр Фидаил кызы Әюпова оештырды.
Чара Зөлфиянең үз чыгышы белән башланып, шигырьләренә, җырларына уралып, моңлы-хисле тамашага әверелде. Зөлфиянең иҗаты халык күңелендә үз урынын тапкан. Җырларын да яратып тыңлыйлар. Ул бик актив, иҗат бәйгеләрендә еш катнаша, Брест, Санкт-Петербург, Башкортстан төбәкләрендә призлы урыннар яулый. Үз китапларын чыгарып, якташларын куандыра, республика, район матбугатында әсәрләре дөнья күрә.
Кичә кунаклары -- Әбсәләм авыл хакимияте башлыгы Рәмил Абдрахманов, Корманай мәктәбе директоры урынбасары Резеда Ризванова, район газетасы хезмәткәрләре Индира Акбашева, Илүзә Идрисова, район китапханәсенең баш библиографы Гөлнур Җәлилова, китапханәче Гөлдәр Әюпова -- аның иҗатын уңай бәһаләп, киләчәктә дә унышлар теләп, бүләкләр, дипломнар, рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Вәрис АКБАШЕВ,
БР Язучылар берлеге әгъзасы.