Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2022, 11:01

Ковид психикага бәрәме?

Коронавирусның психикага тәэсире барлыгын табиблар да таный.

Ковид психикага бәрәме?
Ковид психикага бәрәме?

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 кичергән кешеләр үтә торган диспансеризация кысаларында, пациентларда психик тайпылышларны  ачыклау өчен, табиблар өчен тәкъдимнәр эшләргә планлаштыра. Бу хакта Федерация Советының социаль сәясәт комитеты башлыгы Инна Святенконың соравына министрлыкның рәсми җавабында әйтелә. 

Яңа коронавирус инфекциясен кичергән гражданнар өчен махсус памятка проекты эшләнәчәк, диелә анда. Әлеге авыруның психикага тәэсир итү мөмкинлеге һәм нинди очракларда, нинди симптомнар күзәтелгәндә медицина психологына, психотерапевтка мөрәҗәгать итү зарурлыгы турында аңлатма биреләчәк.

Чыганак: ТАСС.

Фото: Pixabay.

Ковид психикага бәрәме?
Ковид психикага бәрәме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: