Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 апрель 2022, 10:17

Ун бала әнисез калды

Зианчура районындагы Ямашлы сусаклагычында коточкыч автоһәлакәттә өч хатын-кыз һәлак булды.

Ун бала әнисез калды
Ун бала әнисез калды

18 апрель көндез Зианчура районының Күгәрчен авылы янындагы Ямашлы сусаклагычында коточкыч автоһәлакәт була. Рулендә 1974 елгы исерек хатын-кыз утырган  «ВАЗ-21140» автомобиле, дамба буйлап хәрәкәт иткәндә, идарәне югалта һәм түбәнгә төшеп китә. Водитель ханым батып барган машинадан чыга ала һәм ярга барып җитә. Анда аны бер үтеп баручы кеше күреп калып, ашыгыч ярдәм чакырта. Килеп җиткән табиблар  юл-транспорт һәлакәте турында район полиция бүлегенең дежур частена хәбәр итә. 

Водитель үзе исән кала, әмма аның өч пассажиры вафат була. Һәлак булган 53 яшьлек хатын-кызның -- биш, 36 яшьлек хатынның -- ике, 49 яшьлек хатынның -- өч баласы әниләрен мәңгегә югалта. Аларның өчесе мәктәп яшендә. Район муниципалитет, үз компетенцияләре кысаларында, һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәк. 

РФ Җинаять кодексының 264 маддәсенең 6нчы өлешендә каралган җинаять кылган өчен гаепләнүчегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Чыганак: Башинформ.

Ун бала әнисез калды
Ун бала әнисез калды
Ун бала әнисез калды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: