Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 апрель 2022, 09:54

Чикләүләрне чикләмәкчеләр

Бакчаңда үстергән яшелчә-җимешне яисә сөт-каймагыңны тиешсез урында сатсаң, 3 мең сумга кадәр штраф яный. Корылтай депутатлары бу законны вакытлыча гамәлдән чыгарып торырга җыена.

Чикләүләрне чикләмәкчеләр
Чикләүләрне чикләмәкчеләр

Башкортстан Дәүләт Җыелышы  -- Корылтай депутатлары тиеш булмаган урыннарда сату өчен штрафларны вакытлыча гамәлдән чыгаруны хуплады. Башкортстан кодексының 13.16 маддәсенең гамәлдә булуын туктатып тору турындагы канунны апрель ахырында кабул итү планлаштырыла. 

Закон проекты нигезендә, штраф санкцияләре юридик зат һәм юридик зат ясалмыйча сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы гражданнарга, коммерциячел булмаган оешмаларга һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карата кулланылмаячак.

Әлегә Башкортстанда тиеш булмаган урында сәүдә өчен штраф -- 500 сумнан 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен -- 20 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 50 меңнән алып 100 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Яңарак Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров район җитәкчеләрен "сату итүче әбиләр белән көрәшмәскә" һәм алар өчен вакытлы сәүдә нокталары булдырырга чакырды.

Чыганак: Башинформ.

Чикләүләрне чикләмәкчеләр
Чикләүләрне чикләмәкчеләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: