Башкортстанның Иглин районындагы М-5 трассасында Chevrolet Niva машина йөртүчесе юл-патруль хезмәтенең аерым батальон инспекторы 32 яшьлек Рәфис Хәйретдиновны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте 17 апрельдә кичен булган. Бу хакта төбәк Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
– Юл хәвефсезлеге хезмәткәре төрле авыр җәрәхәтләр алган. Табибларның бөтен тырышлыгына карамастан, инспектор вафат булды, – дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХХДИ җитәкчелеге һәм шәхси составы полиция өлкән лейтенанты Хәйретдиновның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Фото: chitamedia.su