Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2022, 21:58

Бакча җимеш бирсен өчен

Башкортстанның бакчачылар армиясе бик ишле: 1500ләп ширкәт бар, 500 мең кеше дача һәм бакча участокларына ия.

Бакча җимеш бирсен өчен
Бакча җимеш бирсен өчен

Быел Башкортстан бюджетыннан бакчачылыкка ярдәм итү өчен 100 млн сум акча бүленә. Шуның 50 млн сумы -- электр белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә, 50 млн сумы юл инфраструктурасына юнәлдереләчәк. Бу хакта “SMART-бакчачы” республика бакчачыларының беренче форумында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Аның сүзләренчә, гамәлдәге трансформаторлар һәм электр тапшыру линияләре заманча йөкләнешләргә җавап бирми. Аларның күбесе тулысынча таушалган. Даими техник хезмәт күрсәтү, капиталь ремонт, челтәрләрне яңарту яки алыштыру таләп ителә.

«Бакчачылык ширкәтләренең тагын бер зур проблемасы -- юл инфраструктурасы. Бакчачылык ширкәтләренә кадәр керү юлларының гомуми озынлыгы 1 600 км тәшкил итә. 30 км  юлны ремонтлауга быел без 50 млн сум бирәчәкбез. Бу 77 бакча ширкәтенә керү юлларын тәртипкә китерергә мөмкинлек бирәчәк», -- диде Башкортстан башлыгы.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республикада бүген бакчачылар армиясе бик зур, 1500ләп ширкәт бар. 500 мең кеше дача һәм бакча участокларына ия. Республика башлыгы соңгы елларда төбәктә бакчачыларга ярдәм итү өчен беренче адымнар ясалуын сөйләде.

Ике ел элек «Гражданнарның бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баруы турында» республика законы кабул ителде, шулай ук хакимият органнары һәм кызыксынучы оешмалар вәкилләреннән ведомствоара эшче төркем төзелде. Бакчачылык ширкәтләре булган барлык муниципалитетларда да шундый ук киңәшмә органнары барлыкка килде.

Чыганак: Башинформ.

Бакча җимеш бирсен өчен
Бакча җимеш бирсен өчен
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: