Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2022, 22:53

Уфада 12 яшьлек малай үзенә кул салган

Әнисенең сүзләренә караганда, малай дәресләрен әзерләү сылтавы белән бүлмәсенә кереп киткән.

Уфада 12 яшьлек малай үзенә кул салган
Уфада 12 яшьлек малай үзенә кул салган

“ГорОбзор.ру” хәбәр итүенә караганда, малай алтынчы сыйныфта укыган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча хисапта тормаган, укуы яхшы булган. Яхшы гаиләдә тәрбияләнгән. Әнисенең сүзләренә караганда, малай дәресләрен әзерләү сылтавы белән бүлмәсенә кереп киткән. Берникадәр вакыттан әнисе аны тикшерергә кергән һәм улының мәетенә тап булган. Укучының үлем факты буенча тикшерү башланган.

Балалар арасында үзләренә кул салу очраклары иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Башкортстанның Тикшерү комитетының хисабына караганда, 2019 елда 30 яшүсмер үзенә кул салган. Аларга 14-18 яшь, барысы да укучылар. Мәрхүмнәрнең өчтән икесе кызлар. Алар психологик авырлыклар аркасында язмышларын чикли. Экспертлар психологик ярдәм күрсәтү өчен интернет сәхифәләр булдыру һәм башка чаралар куллану ысулларын өйрәнә.

 


Фото: ufa-gid.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: