Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2022, 22:50

Лукашенко Русиянең ябык объектында нишләп йөргән?

Русия Президенты Владимир Путин Көнчыгыш космодромында Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.

Лукашенко Русиянең ябык объектында нишләп йөргән?
Лукашенко Русиянең ябык объектында нишләп йөргән?

Көнчыгыш космодромында Русия дәүләте башлыгының Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләре узды.

– Тышкы  басымга карамастан, безнең икътисад өлкәсендәге мөнәсәбәтләр уңышлы үсә, 40 миллиард долларга якын әйләнеш – бу бик яхшы күрсәткеч. Белоруссия – Русия белән товар әйләнеше күләме буенча лидер илләрнең берсе. Моннан тыш, хәзерге шартларда, нәкъ менә шушы тышкы басым кысаларында, безнең барлык потенциаль мөмкинлекләребезне бер-беребезгә ярдәм итү, үсешебезне, шул исәптән космос кебек югары технологияле тармакларда да тәэмин итү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Энергетика өлкәсендә безнең хезмәттәшлек турында да искә төшерәм. Биредә атом энергетикасы да бар: Белоруссиядә иң зур объектны тәмамлыйбыз. Бу углеводородлар: газ да, нефть тә.

Шулай ук сәнәгать, авыл хуҗалыгы техникасы гына түгел, башка күп кенә юнәлешләр, машина төзелеше, эре машина төзелеше, – диде Владимир Путин.

Белоруссия Президенты Александр Лукашенко ышаныч өчен рәхмәт белдерде:

 – Владимир Владимирович, рәхмәт. Бәлки, кемгәдер бу объектка ике Президентның гади бер визиты булып тоеладыр, ләкин Белоруссия күзлегеннән караганда, бу ышанычның иң югары дәрәҗәсе, чөнки без ябык объектка килдек. Бу  сезнең тарафтан, Русия ягыннан ышанычның югары дәрәҗәсе, – диде Александр Лукашенко.

 


Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: