Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 апрель 2022, 10:53

Балаларга яңа түләүләр 1 майдан башланачак

Бу көннән гаризалар кабул ителә башлый, ә түләүләр ике ай – апрель, май өчен бергә исәпләнәчәк. Димәк, икеләтә бәйрәм көтелә. Түбәндә яңа түләүләр алуның кагыйдәләрен аңлатабыз.

Балаларга яңа түләүләр 1 майдан башланачак
Балаларга яңа түләүләр 1 майдан башланачак

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләрдән яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда башлана. Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ягъни, 1 майдан соң гариза тапшыргач, гаилә берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен өчен акча алачак. Дөрес, моның өчен 30 апрельгә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.

Пособиене алу өчен гаиләнең керем күләме мөһим шарт булып тора. Түләү уртача җан кереме Башкортстандагы яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнәчәк. Республикада ул өлкәннәр өчен – 11099 сум, пенсионерларга – 10431 сум, балаларга 10679 сум тәшкил итә.

Түләүләрнең күләме дә гаилә кеременә бәйле. Ул яшәү минимумының 50, 75, яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Иң түбән, база түләү – 50 процент. Ил буенча ул уртача 6150 сум тәшкил итә. Әгәр бу акчаны алгач та, гаилә әгъзаларының уртача кереме яшәү минимумына җитмәсә, түләүләрне яшәү минимумының 75 процентына кадәр күтәрәчәкләр. Алай да яшәү минимумын тәшкил итмәсә, түләүләр 100 процентка кадәр күтәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына ала иде.  Һәм бу пособие төбәктәге яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә иде. Хәзер, Русия Президенты Владимир Путинның указына ярашлы, хәлләр яхшыга үзгәрә.

Фото: искрагазета.рф

Балаларга яңа түләүләр 1 майдан башланачак
Балаларга яңа түләүләр 1 майдан башланачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: