Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2022, 22:33

Русия-Украина килешә ала

Дмитрий Песков Русиянең  иң катлаулы хәлләрдә дә чыгу мөмкинлеге бар, дип белдерде.

Русия-Украина килешә ала
Русия-Украина килешә ала

Русия Президенты Владимир Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков, Русиянең Европа советы илләре белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә, иң катлаулы хәлләрдә дә чыгу мөмкинлеге бар, дип белдерде. “Чыгу юллары һәрвакыт бар. Теләсә нинди конфронтациядән, теләсә нинди катлаулы хәлдән һәрвакыт чыгу юллары бар”, – диде Песков.

 Украина Президенты киңәшчесе  Алексей Арестович Русия белән бер атна дәвамында тыныч килешү төзү мөмкин дип исәпли. Әлеге фикерне ул  Марк Фейгин каналы эфирында чыгыш ясаганда әйткән. Зеленскийның киңәшчесе  сүзләренә караганда, иң уңай сценарий булган очракта, яклар 1-2 атна дәвамында ризалыкка ирешә алачак.

 

Фото: russia-insider.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: