Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель 2022, 17:43

Түләүләр 1 апрельдә башкарыла!

Бүген Алдау көне булса да, бу ялган түгел, дуслар! Тулырак – сайтта!

Түләүләр 1 апрельдә башкарыла!
Түләүләр 1 апрельдә башкарыла!

3 апрель – мохтаҗ  гражданнарга социаль түләү һәм пособиеләрне кредит оешмалары аша күчерү көне. Быел ул якшәмбегә туры килә, шуның өчен Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсе социаль түләүләрне вакытыннан алда, бүген үк, ягъни 1 апрельдә күчерә.

Пособиеләрне бүген кемнәр алачак соң? Исемлеккә түбәндәге категорияләр керә:

  1. Йөклелекнең иртә чорында ук медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызлар;
  2. 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларын ялгыз тәрбияләүче аналар һәм аталар;
  3. Балалары булып, беркайда да эшләмәүче ата-аналар;
  4. Радиация тәэсиренә дучар булучылар;
  5. Реабилитацияләнгән гражданнар;
  6. Медицина күрсәткечләре буенча, транспорт чараларына ия булган инвалидлар (инвалид балалар);
  7. Пенсияләрен Русия Пенсия фонды аша алучы хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары.

Шулай ук график буенча 2 апрельдә күчерелергә тиешле айлык Ана капиталы акчалары да мохтаҗ гражданнарның банк исәпләренә бүген барып җитәчәк.

Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчә җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ әйтүенчә, шушы максатларга 528,2 миллион сум акча тотылачак. Почта бүлекчәләре аша пособиеләр расланган график даталары буенча күчереләчәк.

Фото: pravmir.ru

Түләүләр 1 апрельдә башкарыла!
Түләүләр 1 апрельдә башкарыла!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: