Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март 2022, 21:25

Русия Президенты белән сөйләшергә чират торалар

Владимир Путин Италия һәм Германия җитәкчеләренә  Русия-Украина сөйләшүләре турында аңлатмалар бирде.

Русия Президенты белән сөйләшергә чират торалар
Русия Президенты белән сөйләшергә чират торалар

Русия Президенты Владимир Путинның Италия премьер-министры Марио Драги белән телефон аша сөйләшүе булды. Марио Драги үтенече буенча Владимир Путин  Истанбулда Русия һәм Украина вәкилләре сөйләшүенең чираттагы раунды  турында хәбәр итте. Шулай ук берничә илгә, шул исәптән Италиягә табигый газ белән тәэмин иткән өчен исәп-хисапларда сумга күчү турындагы карарга бәйле аңлатмалар бирде.

Русия Президенты Владимир Путин Германия федераль канцлеры Олаф Шольц белән дә телефон аша сөйләште. Владимир Путин федераль канцлерга газ өчен түләүгә, аерым алганда, Германиягә, Русия сумнарына күчү турында карарның асылы турында хәбәр итте. Исәп-хисап тәртибен үзгәртү халыкара хокук нормаларын бозып, Русия банкының валюта резервлары ЕС әгъзалары булган илләр тарафыннан туңдырылганга күрә кертелә.

Кабул ителгән карар Европа компанияләренә  Русия газын импортлау өчен контракт шартларын начарайтуга китерергә тиеш түгел дип билгеләп үтелде. Бу уңайдан өстәмә рәвештә ике ил экспертлары сөйләшәчәк. Владимир Путин һәм Олаф Шольц  Истанбулда Русия һәм Украина вәкилләренең чираттагы сөйләшүләре раунды уңаеннан да фикер алыштылар. Шулай ук Мариупольдән килгән тыныч халыкны  эвакуацияләү мәсьәләләре дә каралды.

 

Фото: mirtesen.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: