Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2022, 21:44

ЮХХДИ инспекторы фаҗигагә тарыган

Башкортстанда бер машина йөртүче юл-патруль  хезмәте инспекторын таптаткан.

ЮХХДИ инспекторы фаҗигагә тарыган
ЮХХДИ инспекторы фаҗигагә тарыган

Әлеге вакыйга Башкортстанның Мишкә районында булган. Бөре-Тастүбә-Сатка юлында  агач ташучы Freightliner машинасы юл читенә төшкән. Йөк машинасын       йөртүчегә ярдәм күрсәтерә юл-патруль  хезмәткәрләре килгән. Алар юл хәрәкәтен көйләп, машинага бүрәнәләрне төяткән вакытта юлдан узучы бер машина юл-патруль хезмәте инспекторын бәрдергән. Бөредә яшәүче 26 яшьлек Opel Astra машинасын йөртүче, каршы яктагы машина күзләрен чагылдыру сәбәпле, юлдагы инспекторны күрмәвен белдергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә полиция өлкән лейтенанты тән җәрәхәтләре алган. Әлеге хәл буенча тикшерү үткәрелә.

 

ЮХХДИ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: