Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 март 2022, 18:40

Льготалы ипотека шартлары үзгәрә

Хәзер 6-7 процентлы ташламалы ипотека шартларын сагынып сөйләргә генә туры килер, ахрысы. Тулырак – сайтта!

Льготалы ипотека шартлары үзгәрә
Льготалы ипотека шартлары үзгәрә

Русиядә, шул исәптән, Башкортстанда да ташламалы дәүләт ипотекасы төрләренең шартлары үзгәрә. Бу хактагы карарга бүген Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды. 

Яңа шартлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. 2020 елда елда Русия Президенты Указы белән төзелеш өлкәсендәге кризиска каршы чара буларак кабул ителгән “Путин ипотекасы”ның ставкасы 5,5-6,5 проценттан 12 процентка кадәр күтәрелә. Бу ставка 1 апрельдән гамәлгә керә. Бу датага кадәр кабул ителгән ипотека килешүләренең шартлары үзгәрми, элеккечә кала. Аның каравы элек кеше ипотека кредиты итеп 3 миллион сумга кадәр акча ала алса, хәзер бу сумма 6 миллион сум тәшкил итә. Мәскәү өчен ул, гомумән, 12 миллион сум. Яңа ставка 2022 елның 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.
  2. Балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләр өчен “Гаилә ипотекасы” шартлары үзгәрми, 6 процент күләмендә кала.
  3. “Авыл ипотекасы” шартлары да үзгәрешсез кала. Ул элекке кебек үк, 3 процентлы ставка буенча биреләчәк.

2022 елның 1 марты на Башкортстанда гражданнарга барлыгы 338 миллиард сумлык ипотека кредиты бирелгән. Шушы сумманың 20 проценттан арттыгын ташламалы ипотека (“Путин ипотекасы”,  “Гаилә ипотекасы”, “Авыл ипотекасы”) акчалары тәшкил итә.

Фото: sibadvokat.ru

Льготалы ипотека шартлары үзгәрә
Льготалы ипотека шартлары үзгәрә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: