Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2022, 15:00

Доллар төшә. Озаккамы?

Бүгенге сәүдә барышында АКШ доллары 2,6 процентка, ягъни 87 сум 40 тиенгә кадәр арзанайды. Бу 2022 елның 28 февраленнән башлап иң түбән күрсәткеч.

Доллар төшә. Озаккамы?
Доллар төшә. Озаккамы?

Евро да “өлкән агасы”на иярә. Мәскәү биржасында бүген ул 0,3 процентка арзанаеп, 96 сум 34 тиенгә сатылды. Бу да 28 февральдән башлап иң түбән күрсәткеч.

Нефтьнең очсызлануына һәм тышкы факторлар басымына карамастан, атна башыннан Русия акчасын ныгуга таба бара. Моны белгечләр ике төп фактор белән бәйли. Боларның беренчесе – Русия Президенты Владимир Путинның “дус булмаган” дәүләтләрдә аларга сатылган газ өчен акчаны сумлата алырга кушуы; икенчесе – бүген һәм иртәгә Русия һәм Украина делегацияләре арасында Төркиядә узучы сөйләшүләр. Аларның нәтиҗәсендә ике арадагы киеренкелек кимер дип көтелә. Бу исә дөнья икътисадына, шул исәптән, Русия рубленең курсына да уңай йогынты ясарга тиеш.

Фото: akchabar.kg

 

Доллар төшә. Озаккамы?
Доллар төшә. Озаккамы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: