Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2022, 14:56

Тарих бозыла, классиклар тыела

Концерт афишаларыннан Чайковский, Шостакович, Рахманиновны алып ташлыйлар. Шулай ук урыс язучылары һәм аларның китаплары да тыела.  

Тарих бозыла, классиклар тыела
Тарих бозыла, классиклар тыела

Русия Президенты Владимир Путин кайбер илләрдәге урыс әдәбиятын тыю, тарихны бозып күрсәтү уңаеннан фикерләрен белдерде. Ул бу хакта 2021 елда балалар һәм яшүсмерләргә иҗат ителгән әсәрләр өчен бирелгән Президент премияләре лауреатлары белән очрашуда әйтте.

– Ачыктан-ачык остракизм, бойкотлау, шулай ук күзгә күренеп торган фактларны, китапларны, тарихи һәм  җәмәгать эшлеклеләрен, әдәбиятчыларны, әдәбиятны оныту заманча шаблоннарга сыешмый.

Бу хәл кичә генә башланмады. Билгеле булганча, без бу хакта яхшы беләбез, Голливудта, әйтик, берничә тапкыр милләтчелекнең бердәнбер җиңүчесе үзләре генә булуы турында фильмнар чыкты. Кызыл Армиянең җиңүенә Көнчыгыш фронтта, Германиядә сугышкан хәрби частьларның саннарына гына карау да җитә.

Япониядә,  Хиросима һәм Нагасаки атом бомбардировкасы корбаннарын искә алу көнендә, бомбаларны бу шәһәрләргә кемнәр ташлавы  турында ачык язылмый, имеш, моны ниндидер абстракт союзниклар эшләгән. Дәреслекләрдә дә шулай дип язалар.

Концерт афишаларыннан Чайковский, Шостакович, Рахманиновны алып ташлыйлар. Шулай ук урыс язучылары һәм аларның китаплары да тыела.  90 ел элек Германиядә нацистлар кирәксез әдәбиятны юк итү буенча массакүләм кампания үткәргән. Моны без яхшы беләбез һәм хәтерлибез, китапларны  мәйданда. ничек яндырулары турында  кинохроникадан  кадрлар бар.

 

Фото: pikabu.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: