Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2022, 09:31

Гигиена чараларына кытлык юк һәм булмаячак!

Бу хакта Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов белдерде.

Гигиена чараларына кытлык юк һәм булмаячак!
Гигиена чараларына кытлык юк һәм булмаячак!

Соңгы чорда “шикәр дефициты” шаукымына бирелеп, күпләр сабын, подгузник, шампунь, юыну өчен гель җыя башлады. Бу һич тә дөрес түгел. Русияның Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов белдерүенчә, Русиядә гигиена чараларына кытлык юк һәм булмаячак. Әзер товар запаслары 6 айга җитәрлек, ә аларны җитештерү өчен чимал запасы алдагы өч айга җитәрлек итеп сатып алып куелган.

– Без көнкүреш химиясе товарларын кулланылганга караганда күбрәк җитештерәбез. Шуңа күрә стратегик запаслар ясау өчен бернинди дә ихтыяҗ юк. Көнкүреш химиясе һәрвакыт кибет киштәләрендә булачак , – дип хәбәр итте министр урынбасары. – Аерым товарларны җитештерү өчен чит илләрдә эшләнгән компонентлар кирәк. Санкцияләр аркасында, кайбер чит ил компанияләре килешүләрне өзгән. Әле аларның урынын алырга тиешле оешмалар белән яңа килешүләр төзү эше бара.

Виктор Евтухов әйтүенчә, Русиядә гигиена товарларын җитештерү белән 15 предприятие шөгыльләнә. Шуңа күрә юыну әйберләрен запаска җыюның һич хәҗәте юк. Аны күмәртәләп сатып алып, ажиотаж тудыручылар ясалма дефицит барлыкка китерәләр. Шуңа күрә коткыга бирелмичә тынычлык сакларга кирәк.

Фото: uralstroyshop196.ru

Гигиена чараларына кытлык юк һәм булмаячак!
Гигиена чараларына кытлык юк һәм булмаячак!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: