Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март 2022, 22:48

Менә кайда акча!

Уфада бик зур хезмәт хаклары алган белгечләр кирәк.

Менә кайда акча!
Менә кайда акча!

Бүгенге көндә Superjob сервисының вакансияләр банкында Башкортстанда яшәүчеләргә 250 мең сумнан башлап хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Мәсәлән, “геофизик-интерпретатор” вакансиясе. Тасвирлама буенча, бу углеводородлар чыгару буенча скважиналарны тикшерү буенча белгеч. Анда таләпләр бик катгый: профильле югары белемең булу, 3 елдан артык шундый вазыйфада эш стажы, инглиз телен яхшы белү. Алар эш күп чагында премияләр белән бергә аена 400 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин. Дөрес, эш урыны Уфада түгел, вахта ысулы белән төньякка барырга туры киләчәк.

Тагын бер зур хезмәт хаклы вакансия – идарә итү тәҗрибәсе булган IT-белгеч. Мондый югары класслы белгечләргә аена 252дән 319 мең сумга кадәр түләргә әзерләр.

Фармацевтика өлкәсендә белгечләр өчен дә яхшы эш табылачак. Superjob сервисында антибиотиклар җитештерү буенча компаниядә сыйфат буенча директор урынбасары вакансиясе бар. Анда аена 170 мең сумнан башлап акча эшләү мөмкинлеге бар.

Зур акчалы вакансияләр арасында копр машинисты булып эшләү турындагы тәкъдим бар. Ул зур бораулау машинасы белән күп катлы йортларны төзегәндә субайлар кагучы. Бу вакансия Агыйдел шәһәренә вахта белән йөрүне күздә тота. Аның хезмәт хакы аена 115 мең сумнан башлана.

 


Фото: dela.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: