Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2022, 22:24

Мәктәп ашханәсе агулы азыклар белән сыйлый

Айдар Галимовның туган районы Кыргыз-Миякәдә 62 укучы азыктан агуланган.

Мәктәп ашханәсе агулы азыклар белән сыйлый
Мәктәп ашханәсе агулы азыклар белән сыйлый

Кыргыз-Миякә авылы мәктәбендә укучылар ашханәдә сыйфатсыз азыктан агуланган. Роспотребнадзор Кыргыз-Миякә  мәктәбе укучыларының азык-төлек белән агулану факты буенча эпидемиологик тикшерү үткәрә. Барлык укучыларда да сыйфатсыз азыктан кискен эчәк инфекциясе башланган. Балаларга медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә туры килгән.  Мәктәпнең эшчәнлеге шунда ук туктатылган. Туклану операторына карата тикшерү башланган. Ике бала хастаханәгә озатылган, калганнары медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өйләренә кайтып киткән.

Республиканың тикшерү комитеты сәламәтлек өчен куркыныч булган продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату турында җинаять эше кузгатты. Тикшерүчеләр мәктәп хезмәткәрләренең һәм туклану белән тәэмин итү предприятиесе хезмәткәрләренең гамәлләренә бәя бирәчәк. Тикшерүгә шулай ук республика прокуратурасы да кушылды.

 

Фото: newsbash.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: