Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2022, 22:22

Австралиянең күге тишелгән!

. Меңнәрчә кеше йортларын калдырып киткән, ут барлыгы 1300 йорт һәм 2500 хуҗалык бинасын юкка чыгарган. 400 миллионнан артык хайван һәлак булган.

Австралиянең күге тишелгән!
Австралиянең күге тишелгән!

2019-20 елларда Австралиянең көньяк-көнчыгышында урман янгыннары булган иде. Аеруча 2019 елгы янгыннар масштаблы булды. Ут 20 миллион гектардан артык территорияне каплады. Анда барлыгы 24 кеше һәлак булган, 6сы хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән. Меңнәрчә кеше йортларын калдырып киткән, ут барлыгы 1300 йорт һәм 2500 хуҗалык бинасын юкка чыгарган. 400 миллионнан артык хайван һәлак булган.

Әлеге янгыннарның тагы да бер зур зыяны ачыкланды. АКШның Массачусетс технология институты галимнәре урман янгыннары төтеннең стратосферада химик реакция тудыруын ачыклаган. Нәтиҗәдә, озон катламына зур зыян килгән.

Озон катламы җир атмосферасының  нибары 3 процентын тәшкил итә. Нәкъ менә аның ярдәмендә планетабыздагы барлык тере җан ияләре яшәү мөмкинлегенә ия. Ул безне үтерүче ультрашәмәхә нурланыштан саклый.

 

Фото: sitekid.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: