Җәмгыять
26 Марта 2022, 02:34

Алдагы атнадан кемнәрнең пенсияләре артачак?

1 апрельдән Башкортстанда 99947 пенсионерның пенсияләре күтәреләчәк. Ә сез алар арасында бармы? Җавап – сайтта!

Алдагы атнадан кемнәрнең пенсияләре артачак?Алдагы атнадан кемнәрнең пенсияләре артачак?
Алдагы атнадан кемнәрнең пенсияләре артачак?

2022 елның 1 апреленнән гражданнарның аерым категорияләре өчен пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 8,6 процентка артачак. Пенсияләр күләме ел саен, 1 апрельдә, пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып күтәрелә. Агымдагы елда индексация пенсионерның яшәү минимумы 7,7 процентка артты. Шулай булгач, социаль пенсияләр дә 7,7 процентка күтәрелергә тиеш иде. Ләкин Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин барлык төр пенсияләрен дә 8,6 процентка индексацияләү максатын куйды.

Кемнәрнең пенсияләре артачак соң? Бу исемлеккә хәрби хезмәткә чакырылып, шунда  инвалидлык алучылар; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узганда туендыручысын  югалткан ата-аналар, тол хатыннар;  Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш  инвалидлары; радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар керә. Шулай ук Русия Федерациясе Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Русия Федерациясе Хезмәт Геройларына, өч дәрәҗәдәге Дан ордены кавалерларына һәм "Ватан алдындагы казанышлар өчен" ордены белән бүләкләнүчеләргә ай саен бирелгән өстәмә матди ярдәм күләме дә индексацияләнәчәк.

Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров белдерүенчә, республикада барлыгы 99947 пенсионерның пенсияләре күтәрелергә тиеш. Моның өчен финанслар җитәрлек.

Фото: https://www.gazeta.ru

Алдагы атнадан кемнәрнең пенсияләре артачак?
Алдагы атнадан кемнәрнең пенсияләре артачак?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас