Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2022, 16:40

Интернет мошенниклар арта

Салават шәһәрендә яшәүче  ир хатынлы булам дип акчасыз калган.

Интернет мошенниклар арта
Интернет мошенниклар арта

64 яшьлек ир Интернет аша чит илдә яшәүче бер хатын белән танышкан. Үзен Николь Томпсон дип таныштырган бу хатын үзенең хәрби булуын, очрашу өчен Русиягә килергә теләвен язган. Николь Томпсон килер өчен бер авырлык булуы – акчаларын бары тик посылка белән генә җибәрә алуы турында яза. Ә посылка җибәрү өчен акча түләргә кирәк.  Салаватлының Николь белән танышу теләге бик көчле була, ул посылка тулы акча салучыга чыгымнары өчен 355 мең сум акчасын күчерә. Посылка белән салачак акчаң исәбенә җибәр дияргә башы җитми. Нәтиҗәдә акчасыз да, чит ил чибәркәеннән дә колак кага.

Интернет-мошенниклык, электрон мошенниклык алдап акча һәм милек  кулга төшерүдән гыйбарәт. Ул урлашудан аермалы буларак, корбаннарның үз теләкләре белән акчаларын, милекләрен бирүгә корылган.

 

Фото: infintech.i3merchant.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: