Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2022, 16:36

Газсыз калу яный

Русия ягы Европага газ җибәрүне туктата ала.

Газсыз калу яный
Газсыз калу яный

Русия Президенты Владимир Путин “дус булмаган” илләргә  саткан газ өчен түләүне валютада башкарудан баш тартып, сумнарда хисаплашырга кушкан иде.
Экспертлар Русиянең газ өчен исәп-хисапларда сумнарга күчү милли валютаны ныгытырга ярдәм итәчәк, тик моның өчен “дус булмаган”  илләр белән контрактларга үзгәрешләр кертергә туры киләчәк, дип саный.

Европа советы Русия белән энергия ресурслары сатуны туктату сценарийларын карый. Русия ягы конфликтны эскалацияләүгә әзер булуын һәм кирәк булган очракта, Европага газ җибәрүне туктата алуын белдерә.

Эксперт Еврокомиссиянең агымдагы елда Европа контрактларда язылган газ күләменең 40%ын гына сатып алырга мөмкин, дигән белдерүен искә төшерде. “Бу Европа ягыннан контрактларны турыдан-туры бозу булып тора. Һәм алар контрактларны бозган очракта Русия җавап итеп контрактларга үзгәрешләр кертәчәк", – диде  энергетика хәвефсезлеге фонды һәм финанс университеты эксперты Станислав Митрахович.

 
Фото: docsert.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: