Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2022, 16:58

Русия артистлары чит илләргә кача

Февраль-март айларында бик күп танылган шәхесләр чит илләргә сыпыртты.февраль-март айларында бик күп танылган шәхесләр чит илләргә сыпыртты.

Русия артистлары чит илләргә кача
Русия артистлары чит илләргә кача

Русия Президенты Владимир Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков кайбер артистларның чит илгә китүләрен артык драмалаштырмаска чакырды. Ул “Русия сәләтләргә һәм йолдызларга бай, киткән йолдызлар гомум һава торышын ясый алмый”, дип белдерде.

Чыннан да, февраль-март айларында бик күп танылган шәхесләр чит илләргә сыпыртты.

Беренче каналда телетапшырулар алып баручы  шоумен Иван Ургант Израильдә урнашкан. Ул үзенең ялда булуын белдерде.

Сценарист, актер, үз җырларын башкаручы, продюсер Семен Слепаков  Израильдә булган, аннан Испаниягә киткән, чөнки испан телендә иркен сөйләшә. Алла Пугачева, Максим Галкин да балалары Лиза һәм Гарри белән Израильдә ял итә. Шулай ук Ксения Собчак, Андрей Макаревич та әлеге илдә урнашкан.

Ольга Бузова – Белоруссиягә, Земфира Франциягә  киткән.

Бүген Чулпан Хаматованың да чит илгә китүе билгеле булды. Ул Латвиягә күчкән.

 

Фото: whoopee.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: