Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2022, 10:17

Макрон белән Путин нәрсә турында сөйләшкән?

Русия һәм Франция Президентлары арасында телефон әңгәмәсе бер сәгатькә сузылган.

Макрон белән Путин нәрсә турында сөйләшкән?
Макрон белән Путин нәрсә турында сөйләшкән?

Путин һәм Макрон бер сәгать дәвамында Украина тирәсендәге вәзгыять һәм Мәскәү белән Киев арасында килешүгә ирешү шартлары турында фикер алышканнар. Франция җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, президентлар уртак фикергә килә алмаган. Шулай да алар үзара бәйләнешләрне дәвам итәргә килешкәннәр. Ике ил җитәкчеләре арасында сөйләшүләр Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң ешайды. Кичә узган сөйләшү француз ягы башлангычы белән узган. Моңардан алда Эмманюэль Макрон Украина башлыгы Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшкән булган.

Фото: https://www.gazeta.ru

Макрон белән Путин нәрсә турында сөйләшкән?
Макрон белән Путин нәрсә турында сөйләшкән?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: