Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2022, 15:19

WhatsApp яшәячәк!

Мәскәүнең Тверь суды Meta компаниясе продуктлары булган  Facebook һәм Instagramны экстремистик социаль челтәрләр дип таныды.

WhatsApp яшәячәк!
WhatsApp яшәячәк!

Мәскәүнең Тверь суды Meta компаниясе продуктлары булган  Facebook һәм Instagramны экстремистик социаль челтәрләр дип таныды. Әмма алардагы постлар өчен  берни дә булмаячак, дип белдерде прокурор. Шул ук вакытта алардан файдалануны берәү дә тыймый. Әгәр физик яки юридик затлар аларны кулланса, аларны беркем дә эзәрлекләмәячәк .  

Бу социаль челтәрләрне укыган өчен бернинди җәза да каралмаган. Facebook яки Instagram постларын экстремистик яки фейк мәгълүматын популярлаштыру булмаса, бу хокук бозу буларак бәяләнмәячәк. Социаль челтәрләр адресына түләүләр кылу катгый тыела – аларның хисабына бер сум булса да экстремистлыкны финанслау кебек бәяләнәчәк. Җинаять җаваплылыгы йөз процент булачак. Ә кулланучылар бер-берсенә акча күчерә ала.

Meta компаниясенең WhatsApp челтәре экстремистик дип саналмый, чөнки  аның мәгълүматны халыкка тарату функциясе юк.

 

Фото: android-phones.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: