Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2022, 21:32

Тулай торакта янгын

Узган төн  тулай торактагы янгын аркасында 253 студент эвакуацияләнде.

Тулай торакта янгын
Тулай торакта янгын

Гадәттән тыш хәл 21 март төнендә булды. Уфада Революция урамындагы  тулай торак яну сәбәпле аграр университетның 253 студенты эвакуацияләнде.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте янгын тугыз катлы тулай торак корпусының алтынчы катында чыбык яну сәбәпле башлануы турында белдерә. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр җирле вакыт буенча 00.54 сәгатьтә МЧС диспетчеры пультына килгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр тулай торак җитәкчелеге белән бергә бинадан 253 студентны эвакуацияләгән. Бәхеткә, аларның берсе дә зыян күрмәгән. Соңрак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тимерчыбык януы принтер аркасында башлануын ачыклый.

 

Фото: МЧС

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: