Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2022, 21:29

Эт-мәчеләр санкцияләрдә ач калмасмы?

Мәчеләр һәм этләр өчен чит илләрдә җитештерелгән “Вискас”, “Китекэт”лар бетмәсме?

Эт-мәчеләр санкцияләрдә ач калмасмы?
Эт-мәчеләр санкцияләрдә ач калмасмы?

Уфада менә инде икенче атна кибетләрдә шикәр күренми. Йорт хайваннары тотучы хуҗалар өчен дә бер борчылу артты –  мәчеләр һәм этләр өчен чит илләрдә җитештерелгән “Вискас”, “Китекэт”лар бетмәсме? Гәрчә азык җитештерүче чит ил компанияләренең берсе дә Русия базарыннан китүе турында игълан итмәсә дә, популяр брендлардан күп кенә тауарларга һәм даруларга бәяләр ике тапкыр диярлек арткан.

Шулай да этләр һәм мәчеләр ач калыр өчен борчылырга кирәкми. Русиядә чит илдә җитештерелгән күпчелек азыкка альтернативалар бар. Ләкин махсус дәвалау азыгы, әйтик, сидек авыруы булган этләр һәм мәчеләр өчен куркыныч бар. Шуңа күрә ветеринарлар хайваннарны акрынлап табигый азыкка күчерергә киңәш итә.

Даруларга килгәндә дә алмашка Русиядә җитештерелгәннәре бар. Ләкин анестезия ясау препаратларына альтернативалар юк. Ветеринарлар берничә айлык запас булуын, шул арада проблемалар чишелүенә өмет итә.

 

Фото: recommend.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: