Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2022, 07:41

Алдау көненнән башлап... пенсияләр арта!

Ни ышанырга, ни ышанмаска белмәссең: Русия Хөкүмәте хәбәр итүенчә, 1 апрельдән пенсияләр артырга тиеш. Тик моның үз “әднәкесе” бар... Тулырак – сайтта!

Алдау көненнән башлап... пенсияләр арта!
Алдау көненнән башлап... пенсияләр арта!

Пенсияләрнең күтәрелүе барлык өлкәннәргә дә кагылмый. Апрель башыннан социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча түләүләр 7,7 процентка артырга тиеш.

Русия Пенсия фонды бюджетында 2022-2024 елларга төзелгән план буенча, 2023 елда социаль пенсияләр – 2,5 процентка, 2024 елда 9,9 процентка күтәрелер дип көтелә.

Социаль пенсияләр төрле сәбәпләр аркасында страховка пенсиясен алу өчен җитәрлек хезмәт стажын җыя алмаган кешеләргә бирелә. Социаль пенсияләр страховка пенсияләренә караганда биш елга соңрак билгеләнә. Ягъни аны алыр өчен тиздән ир-атларга – 70, хатын-кызларга – 65 яшь тулуы кирәк булачак. Русиядә социаль пенсияләрне 3 миллионнан артык кеше ала.
Моннан алдагы, 2021 елның 1 апрелендә узган индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 10,2 мең сум тәшкил иткән. Агымдагы елның 1 апреленнән социаль пенсия уртача 800 сумга артачак.
Русия Президенты Владимир Путин быел хаклы ялдагы өлкәннәргә пенсияләрне индексацияләү күләмен инфляциядән югарырак итеп билгеләргә кирәклеген әйтеп, Хөкүмәт алдына шушы бурычны куйган иде.  Нәтиҗәдә, 1 февральдән соң страховка пенсияләре 8,6 процентка артты. Бу – уртача 18984 сум дигән сүз. Өстәмә акчаны 30,8 миллион пенсионер ала. Моның өчен бюджеттан 170 миллиард сум акча бүленде.

Фото: u-f.ru

Алдау көненнән башлап... пенсияләр арта!
Алдау көненнән башлап... пенсияләр арта!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: