Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2022, 14:13

Инстаграм урынына Россграм

Русиянең үз Инстаграмы эшли башлаячак.

Инстаграм урынына Россграм
Инстаграм урынына Россграм

Русиянең үз Инстаграмы эшли башлаячак. “Россграм” дип аталган бу челтәрне эшләтеп җибәрү 2022 елның 28 мартына планлаштырылган, беренче кулланучылар топ-блогерлар, инвесторлар, спонсорлар булачак, ә 2022 елның апрелендә социаль челтәр барлык кулланучылар өчен дә ачык булырга тиеш.

“Россграм”ны булдыру турында 2022 елның 14 мартында билгеле була. Проектка нигез салучы – интернет-маркетолог Александр Зобов һәм “Русская Италия” туристик операторы генераль директоры Кирилл Филимонов. Зобов сүзләренә караганда,  беренче ике көндә трафик “75 меңнән артык” тәшкил иткән, һәм беренче ай дәвамында, ким дигәндә, бер миллион кулланучыга исәп тота.

 

Фото: tgstat.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: